Түбән Камада «Милләт кызы» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды
Бәйге тугыз талантлы кызны берләштерде.
Халыклар дуслыгы йортында «Милләт кызы» муниципаль конкурсының финалы узды. Сәхнәдә тугыз талантлы кыз үз халкының гореф гадәтләрен һәм милли йолаларын күрсәтеп, тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Кызларның киемнәре, җырлары һәм биюләре милли төсмер белән сугарылган иде, ә һәр чыгыш көчле алкышлар белән кабул ителде.

Кече яшьтәге катнашучылар арасында иң яхшысы дип Кама Аланы бистәсенең 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүче София Митякина танылды. Урта яшь категориясендә 38нче лицейдан Эмилия Әгъләмова беренче урынны алды. Ә төп титул — «Милләт кызы» — А.С. Пушкин исемендәге 3нче лицей укучысы Варвара Волковага бирелде.

Конкурс барышында яшь кызларның милли йолаларга хөрмәте, мәдәни мирасны саклау теләге ачык күренде. «Милләт кызы» проекты һәр ел саен яшь буынны рухи кыйммәтләр белән баета, тамашачыларга милли гореф гадәтләрне күрсәтү мөмкинлеге бирә, ди оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев