Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада медицина көллияте студентлары медикларга диспансеризация үткәрергә ярдәм итә башларга мөмкин

Бу - медицина персоналын төп эшләреннән аермас өчен эшләнелә.

Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин җитәкчелегендәге күчмә комиссия әгъзалары шәһәр поликлиникасында булып, диспансерлаштыру узучы кешеләр белән аралашып кайтты. 

Даниил Батинов диспансерлаштыруга беренчеләрдән булып килгән һәм барлык белгечләрне 15-20 минут эчендә үтеп чыккан. «Диспансерлаштыру мөһим эш дип саныйм, үз сәламәтлегеңә җитди карарга кирәк», — ди ул. 

Яшьләр өчен диспансерлаштыру вакытында үтәргә кирәк булган табиблар исемлеге күп түгел. Олы яшьтәгеләрдә тагын берничә белгеч өстәлә. Хатын-кызларга әлбәттә, маммография үтү мөһим. 

«Бу үз сәламәтлегең турында кайгырту, һәркем сәламәтлеге өчен борчыла, тикшерү узганда бәлки яңалык әйтерләр», — ди диспансерлаштыру узучы Галина Шашова. 

Бүгенге көндә Түбән Камада диспансерлаштыруны ике поликлиникада узарга була. Кешеләргә уңайлырак булсын өчен, Төзүчеләр проспектындагы дәваханәдә махсус профилактик тикшерү бүлеге ачылган. Бу «бер сәгать эчендә диспансерлаштыру» программасы кысаларында эшләнә. Дәваханәдә шәһәр халкын кабул итү электрон чират буенча КФҮ (күп функцияле үзәк) форматында алып барыла. Әлеге мәйданчыкның ничек эшләве белән Рамил Муллин да танышты. Шунда ук ул пациентлар белән аралашты.

Дәваханә һәм Түбән Кама районы сәламәтлек саклау җитәкчелеге белән аралашканда Рамил Муллин диспансерлаштыру шартларын мөмкин кадәр яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. Мэр: «Без бүгенге көндә түбәнкамалылар диспансерлаштыруны мөмкин кадәр тизрәк уза алсын өчен төрле вариантлар эзлибез. Бәлки бу «сәламәтлек автобуслары» яки «сәламәтлек трамвайлары» булыр, бәлки оешмалар белән эшләп бер сәгать эчендә диспансерлаштыру үткәреп булыр», — дип планнары белән уртаклашты.

Халыкны үз сәламәтлеләре хакында кайгыртырга өйрәтергә кирәк. Анализлар тапшыру, тикшерүләр узу һәркем өчен норма булырга тиеш. Ә медицина персоналын төп эшләреннән аермас өчен, планлаштырылган эшләрне тормышка ашыруга медицина көллияте студентларын җәлеп итәргә мөмкин.

Алмаз Кашаев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев