Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада машина йөртүче җәүлене бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 26 яшьлек җәүле зыян күргән.

Түбән Камада «Ларгус» йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте Корабельная урамындагы 8А номерлы бина ишегалдында булган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Машина руле артында 1974 елгы ир-ат булган. Авария нәтиҗәсендә, 2000 елгы җәүле зыян күргән. Беренчел фаразлар буенча, аның тезе имгәнгән. Табиблар караганнан соң, шәһәрдәшне амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

Хәзер юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә юлларда игътибарлы булырга чакыра, бигрәк тә начар һава шартларында һәм тәүлекнең караңгы вакытында. Җәяүлеләр күренү ихтималы булган урыннарда аеруча сак булырга кирәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев