Түбән Камада марш һәм җыр смотрында балалар бакчалары арасында иң яхшы взводны ачыкладылар
Финалда барлыгы 8 взвод чыгыш ясады.
Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында строй һәм җыр смотры конкурсының финалы узды.
Финалда барлыгы 8 взвод чыгыш ясады. Катнашучылар төрле гаскәр төрләрен тәкъдим итте. Биредә десантчылар, пехотачылар, танкистлар һәм хәтта очучылар да марш белән үтте.
Чыгышлар берничә критерий буенча бәяләнде: строй адымы, синхронлык, актерлык осталыгы. 60 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иң яхшылары дип танылды. Алар инде дүртенче ел рәттән җиңү яулыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев