Түбән Камада мәктәптән кайтышлый югалган малайны эзлиләр
Түбән Камада 2012 елгы Әмир Хунафин югалган.
Бу хакта хәбәрне «Компас НК» эзләү отряды таратты.
Волонтерлар хәбәр иткәнчә, яшүсмер 17 февральдә иртәнге 9лар тирәсендә 14нче лицейдан чыккан, һәм шуннан бирле аның кайда булуы билгесез. Билгеләре: Буе 168 см, уртача гәүдәле, чәчләре, күзләре коңгырт төстә. Аерым билгеләре: иягендәге яра эзе.
Яшүсмер өйдән чыгып киткәндә ачык соры төстәге куртка, кызыл лампаслы мәктәп чалбары һәм ак төстәге ботинкалар кигән булган.
Хәбәр итү өчен телефон номеры: +7 (917) 261-91-71.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев