Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенының финалы узды
89нчы балалар бакчасында «Аҗаган» хәрби-патриотик уенының җиңүчеләре билгеле булды.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында узган бу ярышка 10 команда, шул исәптән Түбән Кама, Алабуга һәм Яр Чаллыдан килгән иң-иң көчлеләр җыелды. Аларга төрле биремнәрне үтәргә кирәк иде.
«Аҗаган» хәрби-патриотик уены Түбән Камада 10нчы тапкыр үткәрелә. Быел ул Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, Ватанны саклаучылар көненә һәм шәһәрнең 60 еллык юбилее кебек мөһим даталарга багышланган.
Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов билгеләп үткәнчә, илебезнең киләчәге балалар кулында. Бәйгедә алар үзләренең чын патриотлар булуын исбатладылар.
Барлык сынауларны уңышлы үтеп, катнашучылар солдат боткасы белән сыйланды. Җиңүчеләр исә дипломнар белән бүләкләнде, беренче урынга 58нче балалар бакчасы лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев