Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды

Әлеге акция кысаларында ярдәм кабул итү пунктларының берсе «Шәфкатьлелек» үзәгендә урнашкан.

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт алды. Ел саен анда битараф булмаган меңләгән шәһәр халкы катнаша. Алар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә балаларын яңа уку елына җыярга булыша.

«Беренче сыйныф укучысының җыелмасы гади мәктәп кирәк-яракларыннан тора: дәфтәрләр, карандашлар, каләмнәр, төсле кәгазь, картон, папка, һәм рюкзак», — дип санады «Шәфкатьлелек» үзәге директоры урынбасары Наталья Храмова.

Әлеге акция кысаларында ярдәм кабул итү пунктларының берсе «Шәфкатьлелек» үзәгендә урнашкан. Җыелган әйберләрне социаль учреждениедә патронажда булган гаиләләргә тапшырачаклар.

«Бүгенге көндә безнең учреждениенең социаль хезмәтләр алучылар арасыннан 28 беренче сыйныф укучысы, 2-11 сыйныфларга йөрүче 300 гә якын бала бар», — дип сөйләде Наталья Храмова.

Ел саен әлеге акция кысаларында Түбән Камада йөзләгән балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәләр. Шәһәрдә берничә кабул итү пункты эшли. Иң эреләренең берсе Студентлар урамы, 9 адресы буенча урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев