Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада мәктәп янында куркынычсызлык утравы урнаштырдылар

Проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә шәһәрдә берничә шундый конструкция урнаштырылган.

Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамында 36 нчы мәктәп янында яңа куркынычсызлык утравы барлыкка килде.

Мәгариф учреждениесе директоры Александра Офицерова билгеләп үткәнчә, конструкция урнаштыру мәктәп укучыларының иминлеге өчен аеруча мөһим.

«Көн саен дәрескә ашыгучы һәм өйгә кайтучы укучыларыбыз нәкъ менә шушы юл участогын кисеп үтә. Шуңа күрә утраучык — балаларның иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә», — дип ассызыклады ул.

Җәяүлеләр кичүләрендә урнаштырыла торган куркынычсызлык утраучыклары транспорт агымнарын аерып тора һәм автомобильләрнең тизлеген киметергә ярдәм итә. Проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә шәһәрдә берничә шундый конструкция урнаштырылган.

Фото: t. me/tatneft_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев