Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Ләззәт» халык эстрада ансамбленың 45 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды

Кичәне алып баручы Рәзинә Гайнемөхәммәтова һәм Айнур Латыйповны халык алкышлар белән каршы алды.

Шәһәребезнең данлыклы «Ләззәт» халык эстрада ансамбленың 45 еллыгына багышланган «Ләззәтле яшьлек» дип аталган юбилей кичәсе узды. Концерт—кичәләргә бик еш йөри алмасам да, чакыру алгач, барырга булдым һәм үкенмим. 

Кичәне алып баручы Рәзинә Гайнемөхәммәтова һәм Айнур Латыйповны халык алкышлар белән каршы алды. Рәзинә ханым инде 50 елдан артык күп кичәләр алып баруы белән данлыклы. Өлкән яшьтә булуына карамастан, сәхнәдә үзен тотышы, кыяфәте һәм матур аһәңле тавышы, татарча чиста сөйләме бер дә үзгәрмәгән. Ә Айнур, яшь булуына карамастан, алып баручы буларак чиста татарча сөйләме белән шәһәребездә танылып килә.

Кичәнең исеме үк бик дөрес сайланган, минемчә. Чөнки «Ләззәт» —шәһәребезнең татар яшьләре ансамбле. Күпме яшьләр 45 ел эчендә шушы ансамбльдә уйнап — җырлап яшьлекләрен матур да, күңелле дә һәм милләтебез өчен файдалы да итеп үткәргәннәр! Бик күпләр шул ансамбльгә йөреп, алга таба үзләренең тормыш юлларын билгеләгәннәр. Шәһәребезнең танылган җырчылары Вакыйф Туйчин, Мөсәвәрә Хуҗиева, Нурия Сәләхова, Гөлсинә Нигъмәтуллина, Рәис Хәммәдиев, Илшат Натфуллин, Винер Хөрмәтуллин, Ирек Гайнемөхәммәтов, Илшат Нәбиуллин, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рахманкулов, Татарстанның Халык артисты Гамил Әсхәдуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Синел Низамов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Сабирова, язучы, драматург, җырчы һәм күп җырлар авторы Зөлфәт Хәким, Иркә Гайнемөхәммәтова кебек шәхесләр «Ләззәт» ансамбленә йөреп, тормышларын иҗатка багышлаганнар.

Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдуллин гастрольләрдә булу сәбәпле, ансамбльне юбилее белән экраннан котлаганнан соң, үз язмышын музыка белән бәйләгән, татар эстрадасына беренче скрипканы алып чыккан үзенчәлекле җырчы, үзешчән композитор Иркә Гайнемөхәммәтованың үзе эшкәртүендә халкыбызның «Олы юлның тузаны» композициясен бик шәп итеп башкаруы күңелгә май булып ятты. 1982 елдан 20 ел буена ансамбльгә йөргән Актаныш кызы Гөлсинә Нигъмәтуллинаның җырлавы, Мөсәвәрә Хуҗиеваның курайда бик моңлы итеп уйнавы күңелләрне нечкәртеп җибәрде. 

«Ләззәт» ансамбле шәһәребездә күп кенә милли башлангычларның башында тора. 1979 елдан шәһәр тулай торакларында татарча бию кичәләре — «Кичке уеннар» оештырып татар яшьләрен үз тирәсенә туплый. Авылларга концертлар белән йөри. Шәһәр микрорайоннарында сабантуйлар, ишек алды бәйрәмнәре оештыра. Шәһәр сабантуенда татар пятачогы ясый, «Аулак өй» яшьләр үзәгендә кичәләр, шәһәрдә беренче татарча Яңа ел каршылау кичәләре уздырыла башлый. 1988 елда ансамбльгә «халык ансамбле» исеме бирелә. 

Тулай торакларның залларында яшьләр сыймый башлагач, кичәләр Техника йортында (хәзер Халык иҗаты йорты) ике бүлектә уздырыла башлый. Язучы Рахмай Хисмәтуллин бу кичәләрне «Җидегән чишмә» дип атарга тәкъдим итә, Һәм 1982 елдан кичәләр шул исем астында үтә башлый. 

Шәһәрдәшләребез 2001 елдан үткәрелә башлаган «Очрашу-танышу» кичәләрен яхшы хәтерлиләрдер. Анда шәһәребез талантларына багышлап 130 дан артык кичә үткәрелгән. 

1992 елдан ансамбльгә йөреп, үзенең концертын шәһәрдәшләребезгә күрсәткән әфган сугышы ветераны Айрат Илалов моңлы итеп «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарды.

«Ләззәт» ансамбленә йөрүче яшьләр бер-берсе белән якынрак танышып, 14 яшь гаилә барлыкка килгән! Менә алар: Зоя һәм Рөстәм Рахманкуловлар, Рәмзия һәм Вакыйф Туйчиннар, Гөлсинә һәм Марсель Нигъмәтуллиннар, Вәзилә һәм Илшат Натфуллиннар, Нурфия һәм Фоат Вахитовлар, Лилия һәм Наил Сафиннар, Рәзимә һәм Радик Сабировлар, Раушания һәм Айрат Шәяхмәтовлар, Луиза һәм Рөстәм Миңнегалиевлар, Эльмира һәм Ирек Гайнемөхәммәтовлар, Лилия һәм Хәмит Зәбировлар, Элина һәм Айназ Хәйруллиннар, Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар. Гаилә елы буларак һәм «Ләззәт» ансамбленең иң югары нәтиҗәсе буларак та бу бик әһәмиятле. 

Шәһәребез горурлыгы булган Гайнемөхәммәтовларның «Сандугачлар оясы» ансамбле инде 40 ел иҗат итеп килә икән. Бу гаилә күп кенә халыкара, бөтенсоюз, бөтенрәсәй һәм республика конкурслары лауреаты, иң музыкаль гаилә буларак «Татарстанның иң яхшы 100 гаиләсе» китабына кертелгән һәм республикада бердәнбер «Халык» исеменә лаек булган гаилә ансамбле. 

Милли сәнгатебезне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм «Ләззәт» халык эстрада ансамбленең 45 еллык юбилее уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин Хәмзә улыннан һәм шәһәр мәдәният идәрәсенең рәхмәт хатларын, шулай ук сәхнәдә чыгыш ясаган гаиләләргә шәһәр мәдәният идәрәсенең рәхмәт хатларын Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы бу кичәдә катнашучы барлык үзешчән артистларга сувенирлар һәм рәхмәт хатлары, ә ансамбльне юбилее белән котлап, истәлекле кубок, «Ләззәт» фотолары төшерелгән чәй сервислары тапшырды. Кичә моның белән генә бетмәде. Алга таба «Ләззәтнең» яшь җырчылары концертны дәвам итте. Шәһәребезнең танылган җырчысы Илшат Нәбиуллин, яшь җырчылар Алмаз Гатауллин, Айгөл Ибраһимова, Булат Усманов, Илшат Илдарханов, Элина һәм Айназ Хәйруллиннар да чыгыш ясадылар. Гөлнара Мәгъсумованың чыгышы, Винер Мөхәммәтдиновның гитарада үзе уйнап җырлавы, Ирек Гайнемөхәммәтовның һәм Иркә Гайнемөхәммәтоваларның чыгышлары, «Ләззәт» егетләренең «Әкълимә» җырын башкарулары концертның дәрәҗәсен бик югары ноктага җиткергәндер дип уйлыйм. 

Шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнашуы, милли сәнгатебезне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм ансамбльнең 45 еллыгы уңаеннан бу концертта катнашучыларга Халык иҗаты йорты директоры Илнур Газинур улы Сәгыйтов рәхмәт хатлары тапшырды. 

Концерт «Ләззәт» ансамбле артистлары башкаруында «Хушлашу» җыры белән тәмамланды. 

Шәһәребез талантларга бик бай. Тик аларны «Ләззәт» ансамбле кебек бер йодрыкка туплап халкыбызга хезмәт итүче коллективлар итеп оештыра белүче җитәкчеләрне бәяли белергә һәм ул коллективларны республика күләмендә күрсәтергә кирәк. 

Шәһәребез күләмендә яшь талантларны төрле чараларга күбрәк тартып, аларның иҗади үсешенә булышырга кирәк. Бу хәзерге заманда җиңел эш түгел, ләкин бик кирәк гамәл. Яшьләрне матди яктан гына түгел, рухи яктан да кызыксындыру, гомерләрен иҗат белән бәйләп матур итеп тормыштан ләззәт алып яшәсеннәр өчен кирәк. 

Тагын бер мәгълүмат җиткерәм гәҗит укучыларыбызга. Каенлы авыл җирлеге карары белән Борок урамындагы яңа бер урамга «Йолдызлар» (Звездная) исеме бирелгән, чөнки ул урамда «Ләззәт» ансамбленнән биш гаилә яши икән. Аларның берсе — Флүр Гайнемөхәммәтов гаиләсе. 

Суфиян Минхаҗев. Шәһәр аксакаллар шурасының иң өлкән яшьтәге әгъзасы. 
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев