Түбән Камада кышкы парковка урыннарының рәсми исемлеге билгеле булды
Шәһәр микрорайоннарында барлыгы 55 сезонлы парковка барлыкка килде.
Ноябрь уртасында Түбән Камада территориаль үзидарә рәисләреннән, җирле халыктан һәм администрациядән торган махсус эш төркемнәре кышкы парковкалар өчен урыннарны билгеләде.
Шәһәр микрорайоннарында барлыгы 55 сезонлы парковка барлыкка килде. Аларда административ санкцияләрдән курыкмыйча, автомобильне калдырырга мөмкин.
Административ-техник инспекциядә сөйләүләренчә, кышкы сезонда «яшелләндерелгән территориядә машина кую» дип аталган кагыйдә бозу теркәлми. Ләкин, балаларның уен мәйданчыкларында һәм хуҗалык мәйданчыкларында машина кую элеккечә тыела.
Ә менә тротуардагы парковка — ДАИ хезмәткәрләренең компетенциясе. Искәртик, автомобиль хуҗалары административ комиссия чыгарган карарларга суд тәртибендә дәгъва белдерә алалар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев