Түбән Камада кыш көне биш ачык шугалак эшләячәк
Моннан тыш, шәһәрдә 20 ишегалды хоккей корты эшли.
Быел кыш көне Түбән Камада биш ачык шугалак эшләячәк: аттракционнар паркында, «Шинник» спорт комплексы стадионында, «Семья» һәм Нефтехимиклар паркларында, шулай ук «Батыр» спорт комплексы территориясендә.
Шулай ук «Нефтехим арена» бозында шуарга мөмкин булачак. Моннан тыш, шәһәрдә 20 ишегалды хоккей корты эшли.
Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Марина Иванова сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев