Түбән Камада Кыш бабайлар фестивале узды
Яшь тамашачы театры каршына Кар кызларын иярткән Кыш бабайлар тезелде.
Шулай итеп, Түбән Камада «Бәллүр таяк» («Хрустальный посох») фестивале ачылды.
Кыш бабай һәм Кар кызыннан торган 35 пар биеде, җырлады һәм бәйрәмнең яшь кунакларын шатландырып, бөтен сәләтләрен күрсәтте.
Кыш бабайлар барлык түбәнкамалыларны котлаганнан соң «Гаилә» паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы башланды. Шунда ук шәһәр халкын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән мэр Радмир Беляев котлады.
«Киләсе елга планнарыбыз бик күп: юлларны, мәгариф объектларын, җәмәгать урыннарын ремонтлау кутә. Әгәр без бергә булсак, барысы да һичшиксез килеп чыгачак. Барыгызны да якынлашып килүче 2026 ел белән чын күңелдән котлыйм», — диде шәһәр башлыгы сәхнәдән.
Ә чара азагында традиция буенча яңа ел чыршысын кабыздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев