Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада күршелекне ныгыту өчен «Игелекле ишегалды» проекты эшли башлады

Ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла һәм күршелекне үстерүгә юнәлдерелгән.

Түбән Камада «Игелекле ишегалды» проекты старт алды, идея авторлары — Түбән Кама волонтерлары.

Инициатива кысаларында алар күршелекне ныгыту өчен берничә чара булдырганнар. Аларның берсе Тын аллея, 6 йорт ишегалдында узды.

Эш башланып күп тә үтмәде — һәм ишегалдындагы чәчәк түтәлләрен аллы-гөлле чәчәкләр бизәде. Алар «Игелекле ишегалды» проекты кысаларында утыртылды.

«Түбән Кама шәһәрендә «Игелекле ишегалды» проекты старт алды, ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла һәм күршелекне үстерүгә юнәлдерелгән. Һәм нәкъ менә Түбән Камада без чәчәкләр утырту, өмәләр, фильмнар карау, шахмат һәм шашка уеннары кебек чаралар уздырырга карар кылдык», — дип сөйләде «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге директоры Булат Әюпов.

30 июльдә чәчәкләрне Тын аллея, 8 йорты ишегалдында, 31 нче июльдә Мәктәп бульвары, 7/2 янында утыртачаклар. «Игелекле ишегалды» проекты республика Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырылган «Күрше» конкурсында җиңүче булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев