Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Күркәм ишегалды» проекты старт алды

Идея авторлары — Түбән Кама үзиреклеләре.

Шәһәребездә «Күркәм ишегалды» проекты старт алды, идея авторлары — Түбән Кама үзиреклеләре. Инициатива кысаларында алар күршелекне ныгыту өчен берничә чара да эшләгәннәр. Шуларның берсе Тын аллея урамындагы 6 нчы йорт ишегалдында узды.

Беренчеләрдән булып эш коралларын Данис Мәгъдәнов алды. Бакчачылык белән шөгыльләнү аңа яңалык түгел. Ул еш кына дачасында хатынына булыша — чәчәкләр аларның бакчасының яртысын алып тора икән. Шәһәрдә тәрәзәләр астында да чәчәкләр үстерәләр — моның өчен ишегалды активистларына рәхмәт. Данис, монда 1980 елдан бирле яшәгәнлектән, һәркайсын исемнәре белән белә. Кемдер клумбаларны бергәләп бер стильдә төзекләндерү кирәклеген әйткәч, Данис аны хуплады. Үз өлешеңне керткәндә нәтиҗәсе дә кыйммәтрәк, ди. 

«Бу биредә яшәүчеләрне коллектив буларак берләштерә. Бу кирәк һәм файдалы. Мондый чараларда катнашканда үзеңнең дә кәефең күтәрелә. Югыйсә барыбыз да үз фатирларыбызга бикләндек, беркемне дә белмибез. Кайберәүләр хәтта үзләре белән бер катта яшәүче күршеләрен дә белми, ә мин үз подъездымда барысын да беләм диярлек», — дип уртаклашты Данис Мәгъдәнов. 

Уртак хезмәт эш барышын да тизләтә әле. Нибары берничә минут — һәм чәчәк түтәлләрен аллы-гөлле төсләр бизи. Чәчәкләрне «Күркәм ишегалды» проекты кысаларында утырталар. 

«Түбән Камада «Күркәм ишегалды» проекты старт алды, ул ТР Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу матур гамәл күршелекне үстерүгә юнәлдерелгән. Һәм нәкъ менә Түбән Камада без чәчәкләр утырту, өмәләр, фильмнар карау, шахмат һәм шашка уеннары кебек чаралар уздырырга карар кылдык», — дип сөйләде «Ковер» яшьләр инициативалар үзәге директоры Булат Әюпов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев