Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада күргәзмә-аукционда җыелган акчалар гуманитар ярдәм алуга тотылачак

Үзәк шәһәр музеенда беренче тапкыр күргәзмә-аукцион ачылды.

Җәйге һәм кышкы табигать күренешләре, аллы-гөлле чәчәкләр, күз явын алырлык җиләк-җимеш, ачык төсләр белән ясалган кеше сурәтләре... Үзәк шәһәр музеенда беренче тапкыр күргәзмә-аукцион ачылды. 

Күргәзмәне карарга килгән һәрбер кешенең күңеленә хуш килгән рәсемне сатып алырга мөмкинлеге бар. Аукционда җыелган акчаларга махсус операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга кирәкле әйберләр сатып алыначак. 

Күргәзмәдә утыздан артык Түбән Кама рәссамының иҗат җимешләре урын алган. Алар арасында танылган мәдәният эшлеклеләре, шулай ук әле берике ел элек кенә сәнгать юлына баскан яшь рәссамнарның эшләре да бар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазин әйтүенчә, рәссамнарның кайберләре берничә рәсем алып килгән. «Хәзерге вакытта республикабызда 350гә якын рәссам эшли. Аларның күпчелеге хәйриячелек белән шөгыльләнә. Моңа кадәр аларны беркем дә оештырмаган, һәрберсе аерым-аерым игелекле эшләр башкарганнар. Менә без, Татарстанда беренчеләрдән булып, шундый күргәзмә-аукцион оештырдык. Эшебез барып чыкса, безгә башка шәһәрләр дә кушылыр дип өметләнәбез!» 

Түбән Кама комплекслы музее директоры Лилия Гатауллина хәбәр итүенчә, бер үк рәсемне сатып алырга берьюлы ике-өч кеше теләк белдерүчеләр дә бар. Алар арасында аукцион уздырылачак. Кем иң отышлы бәя бирә — рәсем шуңа китәчәк. Мәсәлән, рәссам Ирина Фуражкина күргәзмәгә Казандагы Бауман урамы күренешен тәкъдим иткән. Менә инде өч түбәнкамалы шул ук картинаны сатып алырга теләк белдергән. «Мин шундый уңышка бик гаҗәпләндем. Өч ел элек кенә профессиональ рәвештә ясый башладым, күп нәрсәләргә өйрән әсем бар әле. Минем остазым — Илдус Мортазин, аңа бик рәхмәтлемен. Махсус операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итә алуым белән бик горурланам!» — дип сөйли рәссам. 

Матур картинага ия булырга һәм безнең солдатларга ярдәм итәргә теләсәгез, 10 февральгә кадәр Түбән Кама үзәк музеена килеп, күргәзмә-аукционны карый аласыз. Бәяләре дә картинага тәңгәл килердәй булачак, дип ышандыра Лилия Гатауллина. Оештыручылар әйтүенчә, тәкъдим ителгән барлык рәсемнәрне музейның «ВКонтакте» интернет челтәрендә дә күрергә мөмкин. 

Илдус Мортазин хәбәр иткәнчә, сатып алынмаган картиналар иң актив волонтерларга бүләк ителәчәк: «Без, Түбән Кама рәссамнары, шулай итеп, волонтерларга үзебезнең хөрмәтебезне белдерәбез, рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар көне-төне эшлиләр, бөтен илебез аларга ышаныч белдерә!» 

Ландыш Сәярова
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев