Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада торбалар 70 процентка тузган

Күптән түгел генә НТР каналында шәһәр башлыгы Рамил Муллин белән зур әңгәмә узды.

Җәмәгать транспорты, юл төзелеше, ишегалларын ремонтлау, шәһәрне су белән тәэмин итү мәсьәләсе... Күптән түгел генә НТР каналында шәһәр башлыгы Рамил Муллин белән зур әңгәмә узды. Очрашуның төп сорауларына җавапларны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

— Рамил Хамзович, сез июнь ахырында Татарстан рәисе белән очрашып, шәһәребезнең казанышлары белән уртаклаштыгыз. Сезнеңчә, бу өлкәдә иң мөһиме нәрсә? 
— Бер тармак икенчесенә караганда мөһимрәк дип әйтү дөрес булмас дип саныйм, чөнки шәһәр — бер зур организм. Ул зур сәгать кебек, анда һәр җиһазның үз бурычы бар. Бәхеткә, без алга куелган бурычларга ирешә алдык. Алар арасында җәмәгать транспорты, юл төзелеше мәсьәләләре. Шуны әйтеп китәсем килә: хөкүмәт ярдәме белән 50 автобус сатып ала алдык. Быел тагын 9 автобус сатып алдык. Моннан тыш, автотранспорт компанияләренең зыян өлешен ябуга без ел саен бюджеттан 150 миллион сум бирәбез. Моңа шәһәр эчендә һәм шәһәрләр арасында йөртүләр, шулай ук бакчаларга барулар һәм трамвай хәрәкәтен тәэмин итү керә. 

Халыкны борчыган икенче мәсьәлә — юлларның торышы. Без «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында эшләдек. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Ул бу программа нигезендә өстәмә рәвештә миллиард ярым сум акча бүлеп бирде. Бу безгә ике ел эчендә 42,5 километр юлны реконструкцияләү мөмкинлеге бирде. Безнең өчен бу бик зур күләм. Шунысы мөһим: без юл полотносын гына түгел, ә кварталлар эчендәге юлларны, җәяүлеләр һәм велосипед юлларын да ремонтлыйбыз. Шуларга өстәп, шәһәрдә 150 яктырткыч та ясалды. Үзегез күреп торасыз, хәзер ясалган урамнар бик якты һәм ачык. Без төп юлларны тәртипкә китердек: Тынычлык, Вахитов, Төзүчеләр, Корабельная, Вокзал урамнары. Быел Гагарин, Менделеев, Сөембикә һәм Бакый Урманчы урамнары төзекләндереләчәк. Финанслау сакланса, киләсе елларда Урман, Шинчылар, Кайманов, Яшьлек һәм Тукай урамнарында да юллар ясау планлаштырылган. Бәлки 2026 елга кадәр Химиклар проспектын да тәмамлап булыр әле. Әлбәттә, сәнәгать юлларында да җитди проблемалар бар, аларның озынлыгы 33 километр тәшкил итә. 

Шулай ук, бу ике ел эчендә кирәкмәгән, эштән чыккан 60 тукталыш павильоны урынына 90 га якын өр-яңа матур павильон торгызылды. Бу вакыт эчендә 214 ишегалды ремонтланды, быел тагын 74 е сафка кертеләчәк. 293 йорт төзекләндерелде, 6 җәмәгать киңлеге җиһазландырылды. Быел 27 нче микрорайонда, Менделеев урамында скверлар ясаячакбыз. Шулай ук 63 социаль учреждение ремонтланды. Шул исәптән 11 мәктәп төзекләндерелде, 2 мәктәп һәм 1 балалар бакчасы төзелде. 3 сәламәтлек саклау учреждениясе ремонтланды, берсе төзелде. Ел саен мәктәпләрне ремонтлауга миллиард сум ак ча инвестициялибез. Быел балалар хастаханәсендә ремонт тәмамланачак, бала тудыру бүлеге төзекләндерелә. Ләкин проблема да бар — бүген шәһәребезгә 500 гә якын табиб җитми. Узган елны өстәмә 113 белгеч җәлеп итә алдык. Моның өчен фатирлар һәм өстәмә түләүләр бирелде. Моңа карамастан, кирәкле табибка эләгү кайвакыт һаман проблемалы булып тора әле.

— Бер проблемалар чишелә, икенчеләре барлыкка килә. Хәзерге вакытта иң төп проблемаларның берсе — шәһәрне су белән тәэмин итү мәсьәләсе. Ул ничек хәл ителә?
— Әйе, хәзер бу эш беренче урында тора. Мин эшли башлаган елны 400- 500 авария булган иде. Былтыр 800 гә якын авария очрагы булды. Аларның 180 е җылылык белән тәэмин итү челтәрләрендә. Шунысы куанычлы, челтәрләрне без шәхси акционерлык җәмгыятеннән дәүләт системасына кайтара алдык. Моннан тыш, хөкүмәт ярдәме белән «Татэнерго» кампаниясе оператор буларак керде. Ул бик җитди эш тәҗрибәсе булган дәүләт учреждениесе. Күптән түгел генә беренче утырышы булып узды, хәзер бездә бер оператор булачак. Бу хәлне яхшыртачак, әлбәттә. Ләкин могҗиза көтмәгез, бу инфраструктурага бик җитди инвестицияләр кирәк. Хәзер безгә энергоинститут белгечләре кушылды, алар аналитика ясыйлар. Әлегә шунысы билгеле, безнең торбаларның 60-70 проценты алыштыруны таләп итә. Бу, үзәк җылылык пунктлары челтәрләрен алыштыру булсынмы яки индивидуаль җылылык пунктларына күчү булсынмы, белгечләр үз бәяләрен бирәчәк һәм эш юнәлешен билгеләячәк. Шуннан соң челтәрләрне яңарту процессы башланачак. 

— Моның өчен күпме вакыт кирәк? 
— Мин 3-5 ел дип уйлыйм. Әгәр дә тотрыклы финанслау булса, без шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлы системасын ясарбыз, кайнар су белән тәэмин итәрбез дип өметләнәм. Ул шәһәргә 20-30 ел дәвамында хезмәт итүче система булачак, һәрдаим яңартылачак.

— Хәзер сез шәһәр халкы белән очрашасыз. Бу очрашулар сезгә нәрсә бирә? 
— Безнең өчен үсеш бик мөһим. Гомумән алганда, Түбән Каманың бик җитди потенциалы бар. Безнең бурыч — шәһәрне яшьләр өчен кызыклы итү. Моның өчен без мастер-план төзедек, хәзер аны халык белән бергә эшләп бетерергә телибез. Бу очрашулар барышында без халыкка шәһәрдә нәрсәләр эшләнгәнлеген җиткерергә, шулай ук аларның фикерен ишетергә телибез.

— Шәһәрдәшләребезгә нинди теләкләрегез бар?
— Беренче чиратта, тормышка ашкан башлангычларыбызга ярдәмнәре өчен халыкка рәхмәт белдерәсем килә. Безгә бергә булу бик мөһим! Шунысы куанычлы: киләчәккә планнарыбыз билгеле, кая баруыбыз аңлаешлы. 

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев