Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен алу ысулларын аңлаттылар

28 июньгә кадәр мөрәҗәгать иткән очракта социаль ярдәм чаралары 2024 елның гыйнварыннан билгеләнә.

Түбән Каманың социаль яклау органнары хәбәр иткәнчә, күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары өлкән балага 18 яшь тулганчы яки көндезге уку бүлегендә укыган очракта 23 яшькә кадәр бирелә.

Әгәр бала көндезге формада укый икән, Тынычлык проспектындагы социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Үзең белән паспорт һәм банктагы шәхси счет номеры, уку турында белешмә булырга тиеш.

Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 18 яшьтән өлкәнрәк балалар субсидия-льготалар билгеләү өчен шәхсән мөрәҗәгать итә. Үзләре белән паспорт, уку турында белешмә һәм шәхси счет реквизитын алырга кирәк.

28 июньгә кадәр мөрәҗәгать иткән очракта социаль ярдәм чаралары 2024 елның гыйнварыннан билгеләнәчәк, ә 28 июньнән соң мөрәҗәгать иткәндә — мөрәҗәгать итү аеннан билгеләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев