Түбән Камада көзге каникуллар вакытында яшүсмерләр өчен 33 чара уздырылган
Бу хакта яшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Камада көзге каникуллар вакытында яшүсмерләр клублары үзәге яшүсмерләр һәм яшьләр өчен 33 чара үткәргән.
Моннан тыш, «Ковер» яшьләр үзәгендә гитарада уйнау буенча мастер-класслар, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм башка бик күп чара оештырылган.
«Патриот» үзәгендә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада узды, ә «Акчарлак», «Юность», «Камский Артек» лагерьларында 316 бала ял итте һәм сәламәтләнде.
«Шәһәрнең актив яшьләре балалар һәм яшьләр өчен төрле мастер-класслар, әңгәмәләр, квизлар һәм башка чаралар уздырды», — дип билгеләп үттеләр Түбән Каманың яшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев