Түбән Камада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башланды
Узган шимбәдә Түбән Камада «Комета» базар комплексы территориясендә традицион көзге ял көннәре ярминкәсе эшләде.
Инде икенче шимбәдән үк сәүдә көньяктагы «Магнит» сәүдә үзәге каршында да башланачак. Кама Аланы халкы өчен ярминкә боз сарае каршында оештырылачак.
Шәһәрлеләр яңа һәм табигый продуктларны турыдан-туры җирле җитештерүчеләрдән: фермер хуҗалыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан һәм азык-төлек тармагы эшкуарларыннан сатып алырга мөмкин. Киштәләрдә табигатьнең сезонлы бүләкләре: яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, гөмбә, тозлы ризыклар, ашлык, бал, шулай ук ит һәм сөт продукциясе тәкъдим ителә.
Ярминкәләр һәр шимбә һәм якшәмбе 8 дән 14:00 гә кадәр эшләячәк.
Фото: t.me/radmirbelyaev
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев