Түбән Камада Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр
Төп тантаналар традиция буенча Үзәк Җәмигъ мәчетендә уза.
Чәршәмбе, 28 июньдә, Түбән Кама халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Ул Мәккәгә еллык хаҗның тәмамлануын билгели.
Төп тантаналар традиция буенча Үзәк Җәмигъ мәчетендә уза, дип хәбәр итә бәйрәм урыныннан НТР 24 хәбәрчесе.
Йөзләгән дин тотучылар бәйрәм вәгазенә һәм намаз укырга җыелдылар. Күпләр эчкә керә алмады, шуңа күрә урамда урнаштылар. Бәйрәм намазынан соң корбан чалу йоласы башланачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев