Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Корбан бәйрәме билгеләп үтелә

Традиция буенча төп тантаналар Үзәк Җәмигъ мәчетендә узды.

Түбән Кама халкы мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.

Традиция буенча төп тантаналар Үзәк Җәмигъ мәчетендә узды. Сәгать җидедә Коръән укыла башлады. 7:30да — вәгазь, ә сигездә — бәйрәм намазы укылды. Мәчеткә йөзләгән кеше җыелды, күпләр гаиләләре белән килде.

Быел мәчет территориясендә корбан чалу йоласы башкарылмады. Моның өчен Кама Аланында махсус урын җиһазландырылган иде.

Корбан бәйрәме хаҗның тәмамлануын аңлата. Быел изге урыннарга 100гә якын Түбән Кама кешесе хаҗ кылган, алар арасында Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Сәлих хәзрәт Ибраһимов та бар.

Бәйрәм чаралары «Гаилә» паркында дәвам итте. Өлкәннәр һәм балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды: мастер-класслар, төрле уеннар, хәләл ярминкә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев