Түбән Камада концерт залы булган күргәзмә үзәге, юл кунакханәләре һәм яңа торак комплекс барлыкка килергә мөмкин
Түбән Камада Инвестицион совет утырышында Омшанка елгасы буендагы территорияне үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләгәнчә, проект бизнес, мәдәният һәм мәгариф өчен заманча инфраструктура булдырып, зонаны киң колачлы үзгәртеп коруны күздә тота.
Проект кысаларында инвесторлар 1,2 мең урынлык концерт залы булган конгресс-күргәзмә үзәге, «А» класслы бизнес-үзәк, 200 номерлы кунакханә һәм торак комплекс төзергә ниятли.
Моннан тыш, инвесторларның планнарында — Омшанка ярларын һәм чишмәләрен төзекләндерү. Шулай ук планнарда — фәнни-техник музей һәм студентлар өчен кампуслы «Алабуга» МИЗ университетын булдыру.
Параллель рәвештә совет «3А отель» форматындагы юл кунакханәләре челтәре проектын карады. Мондый беренче өч йолдызлы объект Түбән Камада Ахтубинская урамында барлыкка килергә мөмкин. Бу 1,5 мең кв. м мәйданлы ике катлы бина булачак. Проект 17 яңа эш урыны булдыруны күздә тота.
Ике проект та инвестсовет тарафыннан хупланды. Тиешле хезмәтләргә аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү йөкләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев