Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада коммуналь хезмәтләргә тарифларны арттырдылар

Индексация күләме 22 процентка кадәр тәшкил итә.

Түбән Камада, бөтен Россиядәге кебек үк, 1 июльдә коммуналь хезмәтләргә тарифларны арттырдылар.

Индексация күләме 22 процентка кадәр тәшкил итә. Яңа бәяләр ярты ел, 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.

2025 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифлар:

  • Су белән тәэмин итү — 41,89 сум/кубометр;
  • Су агызу — 29,12 сум/кубометр;
  • Җылылык энергиясе (кайнар су һәм җылылык) — 2924,85 сум/Гкал;
  • Газ плитәләре булган фатирларда электр уты — 5,73 сум/кВт*сәг; электр плитәләре булган фатирларда — 4,88 сум/кВт*сәг;
  • Газ — 8,41 сум/кубометр;
  • Каты коммуналь калдыкларны (чүпне) күпфатирлы йортларда бер кешедән — 120,94 сум; шәхси йортларда бер кешедән 131,19 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев