Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Китапханә төне» акциясен быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлыйлар

16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр алты мәйданчык эшләячәк.

18 апрель көнне Түбән Кама китапханәләрендә ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» — «Библионочь» Бөтенроссия акциясе узачак.

16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр алты мәйданчык эшләячәк: Тукай исемендәге үзәк китапханә, «Апуш» балалар китапханәсе, ТК Башлыгы китапханәсе (Лесная ур., 55), Кол Гали исемендәге туган якны өйрәнү китапханәсе, «Заман» уку һәм аралашу үзәге, шәһәр балалар китапханәсе (6 нчы филиал).

Быел акция Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шәһәрлеләр өчен СВО Герое Александр Комаровның әнисе һәм СВО катнашучысы Рөстәм Канцыр белән очрашу, Гүзәл һәм Динар Нәбиуллиннар белән музыкаль очрашу оештырылачак, шулай ук тематик мастер-класслар узачак.

Фото: vk.com/biblioteka_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев