Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Китапханә төне» акциясе була

27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.

26 майда Түбән Кама китапханәләрендә ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясе уза. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәр халкына һәм кунакларына «Уку сәнгате» программасын тәкъдим ителә. Китапханә кунакларын «Интеллект академиясе» лекцияләре, «Данко» берләшмәсе белән әдәби кичә, кычкырып укулар, ачык микрофон һәм интеллектуаль уеннар көтә.

Шул ук вакытта «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә (Тукай урамы, 31) балалар өчен «Карлсон шаяртулары» күңел ачу программасы оештырыла. Квест-тамаша, театр-экспромт, кычкырып укулар, әдәби ярышлар, мастер-класслар һәм сабынлы дискотека — болар барысы да китапханәнең яшь кунакларын 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр көтә.

Шулай ук бу көнне 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Китапханә төне» Түбән Каманың барлык башка китапханәләрендә дә уза.

Искәртик, 27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев