Түбән Камада кирәкмәгән әйберләрне җыю өчен контейнерлар барлыкка килде
Аларны Чаллының «Хәер ярдәм үзәге» урнаштырган.
Түбән Камада кирәкмәгән әйберләр: кием-салым һәм аяк киемнәре, уенчыклар, китаплар, аксессуарлар, шулай ук текстиль җыю өчен контейнерлар барлыкка килде.
Контейнердагы контакт мәгълүматларына караганда, аларны Чаллының «Хәер ярдәм үзәге» урнаштырган.
Контейнерларның берсе Төзүчеләр проспектындагы 59нчы йорт янында, башкалары — Шинчылар проспектындагы 11нче йорт, Корабельная урамындагы 40нчы, Студентлар урамындагы 32нче йорт янында, «Шатлык» сәүдә үзәге янында урнашкан, дип хәбәр итә әлеге оешма социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җыелган әйберләр эшкәртүгә, мохтаҗларга ярдәмгә, приютларга, хәйрия кибетләренә җибәрелә. Әйберләр юылган һәм чиста килеш пакетта кабул ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев