Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада киберҗинаятьләр саны кимегән

Узган ел Түбән Кама районында барлыгы 1 260 киберҗинаять теркәлгән.

2024 елда узган ел белән чагыштырганда Түбән Кама районында киберҗинаятьләр саны 7 процентка кимегән. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе«дә «Түбән Кама мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов хәбәр итте.

Узган ел Түбән Кама районында барлыгы 1 260 киберҗинаять теркәлгән.

Иң киң таралган төрләре: социаль инженерия, фишинг, ялган инвестицияләр, зарарлы программаларны тарату.

Шулай ук Максим Шаронов җитәкчеләрнең ялган аккаунтларын кулланып, «Телеграм»да мошенниклык очраклары ешрак була башлавына игътибар итте. Җинаятьчеләр, ялган видео һәм тавышлар кулланып, кулланучыларны алар файдасына гамәлләр кылырга мәҗбүр итәргә тырыша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев