Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Керәшен мәдәнияте» фестивалендә бер сәхнәдә 12 ансамбль чыгыш ясады

Узган атнада «Гаилә» паркында, «Керәшен мәдәнияте» фестивале узды.

Әлеге фестивальгә күрше шәһәрләрдән дә бик күп кунаклар килде. Бер сәхнәдә 12 ансамбль чыгыш ясады. Болар — Түбән Кама шәһәре һәм районы иҗат коллективлары гына түгел, күрше-тирә яклардан килүче кунаклар да. Әлбәттә, бу — чараның шәһәр генә түгел, республика күләменә чыгуын, аның дәрәҗәсенең елдан-ел үсүен раслаучы дәлил. Парк сәхнәсендә яңгыраган керәшен халык җырлары паркта ял итәргә килгән кешеләрне битараф калдырмады. Җырчылырга кушылып рәхәтләнеп җыр суздылар, дәртле көйләргә кушылып биеделәр. 

Фестивальдә үзебезнең «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау», «Ак түтиләр» (Олы Аты авылы), «Җирекле моңнары» (Кече Җирекле), «Нариман керәшеннәре» (Нариман) ансамбльләре белән беррәттән, Алабуганың «Ак каз», Әлмәт районының Кәләй авылыннан «Кәләем» фольклор ансамбльләре дә катнашты. «Кәләем» ансамбленә 48 ел икән. Аның артистларын Татарстан һәм Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дә беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Ә башкалабыз Казаннан ук килгән Лариса Басыйрованың чыгышы көчле алкышларга күмелде. 

Җыр-бию белән беррәттән, паркта төрле осталык дәресләре узды. Нариман авыл китапханәсе китаплар күргәзмәсе оештырган иде. Китаплар аша керәшен халкының мәдәнияте һәм тарихы белән танышу күпләргә кызык булды. Балалар гына түгел, олылар да бик яратып «Җәйге истәлек» дип аталган китапка кыстыргыч ясадылар. 

Бәйрәм бүләксез булмый. Фестиваль ахырында Керәшен җәмгыяте исеменнән бу чараны оештыруда зур булышлык күрсәткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәхмәтнең иң зурысы — Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшеннәрен берләштереп торучы, һәр чараның үзәгендә кайнаучы Тамара Баһаветдиновага. Ул милләте өчен җан атып йөрүче шәхес. Шулай ук фестивальне алып баручы Ольга Афонова белән Ольга Вәлиуллинаны, үзе орчык кебек кечкенә булса да, бар җиргә өлгерүче, милләтенең мәдәниятен, традицияләрен киләчәк буынга җиткерүдә армый-талмый йөгереп йөрүче, бар эшкә өлгерүче Эльмира Ситдыйковага нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Һәм, әлбәттә, бәйрәмне үткәрүдә, оештыруда ярдәм күрсәткән, исемнәре телгә алынмый калган бар кешегә дә рәхмәт. Һәрчак шулай бердәм, тату булыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев