Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Каршы як полоса» профилактик акциясе үткәрелде: 52 шофер җаваплылыкка тартылды

Акция 17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр узды.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе «Каршы як полоса» дип аталган профилактик акция уздырды.

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы – каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр. Мондый аварияләр еш кына фаҗигаларга китерә. Гыйнварның ике атнасы эчендә Түбән Кама районында бу кагыйдәләрне бозган өчен 52 шофер җаваплылыкка тартылды.

Хәзер аларга 7500 сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Җәза билгеләү мәсьәләсен суд хәл итәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев