Түбән Камада кар чистартуга комачаулаган машиналарны эвакуацияләү буенча рейдлар башланачак
Коммуналь хезмәтләр урамнарны кардан чистартуны дәвам итә, әмма еш кына юл читендә торучы автомобильләр аларның эшен катлауландыра.
Түбән Камада тыелган урыннарда калдырылган транспорт чараларын эвакуацияләү буенча рейдлар башланачак.
Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чаралар махсус техниканың тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итү һәм юлларны, тротуарларны тулысынча чистарту өчен кирәк. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне вәзгыятькә аңлап карарга һәм автомобильләрне тиешсез урыннарда калдырмаска чакыра.
«Без сезне үзебезнең юл хезмәтләренә ярдәм итәргә һәм автомобильләрне тиешсез урыннарда калдырмаска чакырабыз», - диелә ГАИ хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев