Түбән Камада капиталь ремонттан соң «Әкият» балалар бакчасы ачылды
Бакчага 125 бала йөри.
Бүген Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә капиталь ремонттан соң «Әкият» балалар бакчасы ачылды.
Ремонт нәтиҗәсендә өстәмә йокы урыннары һәм Идел буе халыклары мәдәниятен, шахматны һәм башка белем бирү максатларын өйрәнү өчен аерым кабинетлар булдырылды.
Бакчага 125 бала йөри. Биредә 1 яшьтән балалар кабул итәләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев