Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада кайнар суны бетерү көне билгеле булды

Кайнар суны сүндерү опрессовка эшләре белән бәйле.

Түбән Камада суүткәргечләрне опрессовкалау эшләренә керешәчәкләр. Эшләр дүшәмбе, 27 майда башлана. Ләкин, кайнар суның температурасы инде 25 майдан әкренләп кими башлый, дип кисәтә белгечләр.

Бу хакта дүшәмбе көнне эшлекле киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Максим Парамонов хәбәр итте.

Эшләр ике атна дәвам итәчәк.

«Опрессовка эшләре 260 күп фатирлы йортка, 16 балалар бакчасына, 24 уку йортына, 9 сәламәтлек саклау объектына кагылачак», — дип билгеләп үтте Максим Парамонов.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә җылыту сезоны тәмамланганнан соң, ел саен җылылык челтәрләрен опрессовкалау эшләре башлана. Бу — торбаларның авария участокларын билгеләү һәм ремонтлау өчен үткәрелә.

Искәртеп узабыз, быел эшләр 13 майда ук башланырга тиеш иде. Әмма начар һава шартлары аркасында кайнар суны бетерү вакыты кичектерелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев