Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада юллардагы чокырларны ремонтлауга 9,4 млн сум акча бүлеп бирелгән

Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган документлардан шулай аңлашыла.

Түбән Кама һәм Түбән Кама районнарында 1 июльгә кадәр юллардагы чокырлар ремонтланачак.

Бу максатларга җирле бюджеттан 9,4 млн сум бүлеп бирелгән, дип билгеләп үтелә дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган документларда.

Электрон аукцион 11 апрельдә урнаштырылган, 22 нче көнгә заказны башкаручы билгеләнгән: ул — «Түбән Кама шәһәренең Бердәм заказчысы дирекциясе» МБУ.

Документларда билгеләп үтелгәнчә, җиһазлар һәм материаллар норматив-техник актлар һәм ГОСТлар тарафыннан куела торган таләпләргә туры килергә тиеш. Сыйфат гарантиясенең бер елдан да ким булмавы зарур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев