Түбән Камада юллардагы чокырларны ямау эшләре башлана
Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә/
Түбән Камада якын көннәрдә юлларда чокырларны ямау эшләре башланачак. Бу максатка муниципаль бюджеттан 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Хәзер белгечләр шәһәрнең бөтен юл челтәрен тикшереп, зыян күргән урыннарны билгели. Мониторинг нәтиҗәләре буенча ремонт үткәреләчәк участокларның исемлеге төзеләчәк. Иң беренче чиратта эшчеләр интенсив хәрәкәт булган юлларны тәртипкә китерәчәк, шулай ук мәктәпләр, хастаханәләр һәм башка социаль объектларга керү юлларына аерым игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев