Түбән Камада юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән бүләкләделәр
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Түбән Кама ЗАГСында тармак хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
«Башкарыла торган юл эшләре күләме гаять зур. Менә без хәзер 2026 ел планнары турында киңәшмә уздырдык. Аллага шөкер, планнар бик зур. Агымдагы ел чикләрендә, икенче сәнәгать юлын исәпкә алып, юл төзелешен үзләштерү 4 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк. Киләсе елда да 4 миллиардка якын булыр дип фаразлана. Ләкин шул ук вакытта сезнең хезмәтегез булмаса, бүген безнең планнарыбыз булып та, алар физик яктан тормышка ашырылмас иде. Бу эш нәкъ менә сезнең куллар белән башкарыла да инде», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.
Һөнәри бәйрәм алдыннан шәһәр һәм район юлларының иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итүдә зур уңышларга ирешкән тармакның иң яхшы белгечләре бүләкләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев