Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада юл хәрәкәте иминлеге акциясе узды

Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция институты студентлары белән берлектә, юл хәрәкәте иминлеген арттыруга багышланган профилактик акция уздырылды.

Акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен төгәл үтәүнең әһәмияте аңлатылды, аеруча куркыныч урыннарда каршы як полосага чыгуның фаҗигагә китерүе мөмкинлеге искәртелде. Катнашучыларга юл хәвефсезлегенә кагылышлы белешмәлекләр өләшенде һәм игътибарны җәлеп итүче плакатлар күрсәтелде.

Әлеге чараның нәкъ менә шушы урында үткәрелүе очраклы түгел: узган елның 17 августында биредә фаҗига теркәлгән иде – каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәлак булды.

Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре автомобиль йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга, куркыныч маневрлардан сакланырга һәм үзләренең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куймаска чакыра.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев