Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада IT-парк булдыру эше башланды

IT-паркны гамәлгә ашыру Татарстан хөкүмәте һәм республика Рәисе ярдәме белән мөмкин булачак.

Шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина «эшлекле дүшәмбе» барышында сөйләгәнчә, проект Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча Казанның IT-паркы һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Узган атнада узган эшлекле очрашуда булачак югары технологияләр шәһәр паркы концепциясе тәкъдим ителде.

IT-парк проекты ике төп юнәлешне күздә тота. Беренчесе — резидент компанияләр өчен офислар, стартапларга ярдәм итү өчен бизнес-инкубатор, апарт-отель, заманча конференц-зал һәм IT-белгечләр өчен махсуслаштырылган коворкингны үз эченә алган технопарк.

Икенче блок — «акыллы парк» дип аталучы ачык иҗтимагый киңлек. Биредә технологик спорт тренажерлары, роверлар прокаты зоналары, балалар өчен уен мәйданчыклары, күп функцияле вакыйгалар мәйданчыгы һәм уникаль цифрлы арт-объектлар урнаштыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта проект актив фикер алышу һәм детальләштерү стадиясендә. IT-паркны гамәлгә ашыру Татарстан хөкүмәте һәм республика Рәисе ярдәме белән мөмкин булачак.

«Мондый үзәкнең барлыкка килүе шәһәр үсешенә, анда яшәүчеләргә һәм яңа кирәкле юнәлешләргә этәргеч бирер, дип ышанам», — дип ассызыклады Марина Камелина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев