Түбән Камада иске коллекторны ремонтлыйлар
Бу коллектор шәһәрнең дүртенче өлешенә хезмәт күрсәтә.
Түбән Камада «Акчарлак» сәүдә үзәге янында 11 метр тирәнлектә урнашкан хуҗалык коллекторының дефектын ачыклау буенча масштаблы җир эшләре алып барыла.
Бу коллектор шәһәрнең дүртенче өлешенә хезмәт күрсәтә. Хәзер ул авария режимында эшләвен дәвам итә. Җир эшләре аның функциясенә йогынты ясамый. Ә алар тизрәк тәмамлансын өчен, максималь кирәкле хезмәткәрләр һәм техника штаты җәлеп ителгән.
«2 экскаватор эшли, тирәнлек зур, ике яруслы. Махсус техника, юу машинасы, үзбушаткычлар — барлыгы 7 берәмлек техника һәм 15 кеше эшли. Барысы да җитәрлек, эш авыр һәм куркыныч, шуңа күрә сыйфатлы булсын өчен ашыкмыйча эшлибез», — дип билгеләп үтте «ВК и ЭХ» ААҖ генераль директоры Илдар Нуретдинов.
Җир эшләре төгәлләнгәч һәм дефект урынын ачыклагач, белгечләр аны төзекләндерүгә керешәчәк. Заманча технология буенча тимер-бетон саркофаг ясалачак.
«Вәзгыять контрольдә, эш технологиясе үтәлә. Агынты суларны коега агызып җибәрәләр. Бүгенге көндә берни дә янамый», — дип сөйләде Максим Парамонов.
Эшләрне өч атна эчендә тәмамларга ниятлиләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев