Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада җирле урманчылык эшенә йомгак ясалды

2024 елда 34 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган.

Эш визиты белән Түбән Камага Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров килде. Ул Түбән Кама урманчылыгы эше йомгаклары буенча хисап киңәшмәсендә катнашты.

2024 елда 34 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Урманчылык хезмәткәрләре мең тапкырдан артык территориядә патрульлек итүгә чыккан. Шулай ук урманнарны янгыннан саклау буенча Урман хуҗалыгы эшләре комплексы тулы күләмдә башкарылган.

Моннан тыш, 123 гектар мәйданда компенсацион урман утырту эшләре башкарылган. Район территориясендә компенсацион урман торгызу өчен яңа участоклар сайлау дәвам итә. Түбән Кама урманчылыгы эшенә уңай бәя бирелде.

«2025 елга планнарда урман законнарын бозуларны ачыклау буенча дәүләт контролен һәм күзәтчелеген көчәйтү, халык белән әңгәмәләр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар күләмен арттыру бурычы тора. Түбән Кама урманчылыгы территориясендә компенсацион агач утырту мәйданын арттырырга. Урманнан файдаланучылар санын күбәйтү хисабына бюджетка акча керүне арттырырга», — дип сөйләде «Түбән Кама урманчылыгы» җитәкчесе Радмир Галимов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев