Түбән Камада йортларны капиталь төзекләндерүгә 700 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Түбән Камада 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына шәһәр һәм район бюджетлары проектларын карадылар.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов 2025 елга бюджет турында доклад белән чыгыш ясады.
Торак йортларны капиталь ремонтлауга җирле бюджеттан 104 млн 507 мең сум бүлеп бирү планлаштырыла. ТР бюджеты һәм бина милекчеләре акчалары белән бергә бу сумма 735 млн 902 мең сум тәшкил итәчәк. Акча төзелеш-монтаж эшләренә, проектлауга һәм төзелеш контроленә тотылачак.
Өзлексез транспорт хәрәкәте өчен шәһәрдә урамнарны, юлларны һәм магистральләрне санитар чистарту буенча 154 млн 003 мең сумлык эшләр планлаштырылган.
Шулай ук иминлекне гамәлгә ашыру һәм халыкны яклауны финанслау турында фикер алыштылар. 59 миллион җәмәгать тәртибен саклауга, 16 миллион гражданнар оборонасына, тагын 5әр — янгын куркынычсызлыгына һәм бердәм диспетчерлык хезмәтләре эшенә юнәлдереләчәк.
Азакта яшүсмерләр клубларының эшчәнлек нәтиҗәлелеген һәм муниципаль милекне куллануны тикшерүгә йомгак ясалды. Барлыгы 46 хокук бозу очрагы табылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев