Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада йөк ташучылар, тәрбиячеләр һәм слесарьлар җитми

Эшсезләрнең күпчелеге — хатын-кызлар.

1 октябрьгә алынган мәгълүматлар буеча, Түбән Кама районында эшче көч саны 159,8 мең кеше тәшкил итә, эшсезләр саны — 6 мең.

Эшсезләрнең күпчелеге, ягъни 63 проценты — хатын-кызлар, тагын 26 проценты — 14-29 яшьлекләр тәшкил итә.

Шәһәрнең «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» мәгълүматлары буенча, хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчеләр, йөк төягеч йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, җыештыручылар, төрле эшчеләр, йөк ташучылар, слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, аш-су осталары, тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев