Түбән Камада «Инженер Векторы» республика хакатоны старт алды
Быел иң яхшы инженерлар исеме өчен 72 укучы көрәшә.
Түбән Каманың 38 нче лицее «Инженер Векторы» III Республика инженер командалары хакатонын үткәрү мәйданчыгы булды. Чарага бөтен Татарстаннан яшь техниклар һәм тикшеренүчеләр җыелды.
Быел иң яхшы инженерлар исеме өчен 72 укучы көрәшә, алар үзләренең белемнәрен дүрт юнәлештә: химия, информатика, физика һәм технологиядә күрсәтәчәк.
Хакатон программасы төрле биремнәрне үз эченә ала — химик тәҗрибәләр үткәрүдән һәм катлаулы кейслар чишүдән алып модельләр җыюга һәм жюри каршында проектларны яклауга кадәр.
«Яшь катнашучылар һәрвакыт ярышлар белән кызыксынуларын күрсәтәләр, җиңү өчен намус белән көрәшәләр һәм күп кенә яңа белемнәр һәм тәэсирләр алалар!» — дип билгеләп үттеләр Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев