Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү программасы басылып чыкты
Төп тантаналы чаралар өч төп мәйданчыкта: Җиңү мәйданында, Халык иҗаты йортында һәм Лемаев исемендәге мәйданда узачак.
9 майда Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителә. Төп тантаналы чаралар өч төп мәйданчыкта: Җиңү мәйданында, Халык иҗаты йортында һәм Лемаев исемендәге мәйданда узачак.
Иртәнге сәгать тугызда Халык иҗаты йорты янында концерт программасы башлана. Сәгать 10 да Җиңү монументы янында тантаналы митинг узачак, шуннан соң театральләштерелгән пролог башлана.
Рәсми өлештән соң 11:30дан Лемаев исемендәге скверда интерактив мәйданчыклар эшли башлый.
«Быел бәйрәмнең төп яңалыкларының берсе — «Җиңү юллары» күргәзмә экспозициясе», — дип ачыклык кертте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов дүшәмбе планеркасында.
18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр түбәнкамалылар алдында чакырылган артистлар чыгыш ясаячак. Түбән Камада 9 майга салют булу-булмавы әлегә билгеле түгел.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев