Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итү башланды
Бүген - Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез.
Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм башланды.
Хәзер пролог уза, ә аннары, парад башланганчы, Җиңү мәйданында тантаналы митинг үтәчәк, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре катнаша.
Традицион парадта мәктәпкәчә яшьтәге унбер взвод, барабанчылар — Татарстан кадет корпусы тәрбияләнүчеләре һәм мәктәпләрнең, урта махсус һәм югары уку йортларының, көч структураларының һәм иҗтимагый хәрби-патриотик оешмаларның 24 парад расчеты катнашачак.
Шуннан соң бер минут тынлык, өч тапкыр Кораллы залп һәм чәчәкләр салу тантанасы булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев