Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Җиңү. Геройларның әйләнеп кайтуы» проектын карау буенча күчмә утырыш узды

Көн тәртибенә 3 сорау чыгарылды: медицина ярдәме күрсәтү, торак белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру.

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин тәкъдиме белән Евгений Королев исемендәге политехника көллиятендә «Җиңү. Геройларның әйләнеп кайтуы» проекты кысаларында күчмә киңәшмә узды. Бу урын очраклы рәвештә генә сайланмады. Нәкъ монда махсус хәрби операция ветераннарының һөнәри компетенцияләре үзәге эшли. Планда – алгы сызыктан кайткан егетләрне яңа һөнәрләргә өйрәтү, аларның квалификацияләрен күтәрү һәм эшкә урнаштыру.

Утырышның төп максаты – махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрне социализацияләү.

«СТОС рәисләренә мөрәҗәгать итәсем килә: әгәр дә үзегезнең микрорайоныгызда егетләрнең кайтуларын күрсәгез, Ватанны саклаучылар фондына мөрәҗәгать итәргә чакырам. Ул Тынычлык проспектындагы 60 адресы буенча урнашкан, анда белгечләр төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтәләр»,  - дип белдерде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Шунысын да искәртик, «Җиңү. Геройларның әйләнеп кайтуы» проекты профориентация һәм эшкә урнаштырудан тыш, хәрбиләрне торак белән тәэмин итү һәм сыйфатлы диспансеризация үткәрү кебек мөһим юнәлешләрне дә үз эченә ала

Утырышта «Ватанны саклаучылар» фонды, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Сугышчан туганлык» оешмасы, шәһәр администрациясе вәкилләре һәм махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев