Түбән Камада җиңел машина әйләнеп капланган, 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган
Тикшерү бара.
Кич, 11 ноябрьдә, Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте булган, анда «Лада Гранта» автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машина йөртү стажы нибары җиде ай булган егет куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм аергыч полосаның бордюрына килеп бәрелгән. Җиңел машина әйләнеп капланган, ә яктырту баганасы капот өстенә төшкән.
Автомобиль йөртүчесе урында ук үлгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев