Түбән Камада иң яхшы студентларны ачыкладылар
Түбән Кама муниципаль районы башлыгының стипендиясе 15 мәртәбә тапшырыла. Конкурс 7 шәхси һәм ике коллектив номинация буенча уздырыла. Шуның иң дәрәҗәлесе – «Ел студенты».
Кызыл келәм, якты камералар, дулкынландыргыч мизгелләр… Яшьләр үзләрен чын мәгънәсендә йолдызлар итеп хис итәләр. Кинопремия стилендә оештырылган тантанада укуда, спортта, иҗтимагый тормышта зур уңышларга ирешкән иң сәләтле студентларга район башлыгы стипендиясе тапшырылды.
Конкурста катнашучылар төп сәхнәгә менгәнче, мәртәбәле жюри алдында үзләрен төрле юнәлешләрдә күрсәттеләр: презентацияләр ясадылар, фәнни проектларын якладылар, иҗади номерлар башкардылар. Быел әлеге бәйге 15нче тапкыр үткәрелә. Җиңүчеләр 7 шәхси һәм 2 коллектив номинация буенча билгеләнде – укудагы уңышлардан алып спорт казанышларына кадәр.
«Бу – талантлы яшьләр белән очрашу, фикер алышу, аралашу һәм сезгә рәхмәт әйтү өчен бик яхшы мөмкинлек. Бүген Түбән Камада 3 югары уку йорты эшләп килә, анда 3 мең студент белем ала, шулай ук 9 урта махсус уку йорты бар, аларда 11 мең студент укый», - дип белдерде Радмир Беляев.
Быел «Ел студенты» исеменә Әдилә Әхмәдиева лаек булды. Ул Николай Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә белем ала.
Бәйгенең барлык катнашучылары да иганәчеләрдән бүләкләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев