Түбән Камада иң яхшы машина йөртүчеләрне сайлаячаклар
Түбән Камада 29 сентябрьдә тәҗрибәле автомобиль сөючеләр өчен «Автобабай-2025» һәм «Автоәби-2025» конкурслары узачак.
Анда «B» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала.
Конкурс программасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерүче теоретик этап һәм «классик тизйөрешле маневрлар» мәйданчыгында күнегүләр кертелгән. Бәяләгәндә биремнәрне үтәүнең төгәллеге һәм узу вакыты исәпкә алыначак.
Гаризалар gibdd_nk@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Шулай ук гаризаны Студентлар урамы, 25а адресы буенча ГАИ бүлегенә (309 һәм 312 нче кабинет) китерергә була. Өстәмә мәгълүматны 8 (8555) 39-16-50, 39-15-51 телефоннары аша алырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев