Түбән Камада иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс башланды
Гаризалар 22 декабрьдә кабул ителә.
Түбән Камада иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде. Гаризалар 22 декабрьдә кабул ителә.
Бәйгедә катнашуга шәһәр халкы, оешма-учреждениеләр, кибетләр чакырыла. Фото- һәм видеоматериаллар белән гаризалар ng-art-NK@yandex.ru адресы буенча кабул ителә. Җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән бүләкләү 2025 елның гыйнварында булачак.
Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:
- «Яңа ел балкышы» — биналарның, агачларның, киртәләрнең фасадларын утлар белән комплекслы бизәү;
- «Кышкы йорт» — йорт яны территорияләрен бизәү;
- «Тылсым ясыйбыз» — учреждение һәм оешма биналарының тәрәзәләрен бизәү (чыршы шарларын, яктылык гирляндаларын куллану рөхсәт ителә);
- «Могҗизаларга ышаныйк» — дәүләт һәм муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр фойесын бизәү;
- «Яңа ел — яңа шатлыклар» — сәүдә залларын бизәү;
- «Бәйрәм безгә килә» — подъездларны бәйрәмчә бизәү;
- «Минем тылсымлы кышкы шәһәрем» — фотоконкурс (Яңа ел җитүенең якты мизгелләрен һәм кышкы шәһәрнең матурлыгын чагылдырган оригиналь фотографияләр);
- «Могҗизалар көткәндә» — учреждениеләрдә, урамда яки өйдә Яңа ел чыршысын бизәү;
- «Әкиятләр әйлән-бәйләне» — балалар һәм аларның ата-аналары тарафыннан бизәлгән Яңа ел чыршысы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев