Түбән Камада имтиханнарын 100 баллга тапшырган укучыларны планшетлар белән бүләкләделәр
Бүләкне 13 кыз һәм егет алды.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев мәктәпне тәмамлаучыларны бүләкләүнең яңа традициясенә нигез салды.
Администрациянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, БДИда 100 балл җыйган унберенче сыйныф укучылары район администрациясеннән кыйммәтле бүләкләр алды. Быел бу планшетлар.
Радмир Беляев әдәбият, химия, география, информатика һәм инглиз теленнән имтиханнарда максималь нәтиҗәләр күрсәткән 13 кыз һәм егеткә гаджетлар тапшырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев